«Ромашка – әкият чәчәге, һәр таҗын яратам»: мавыктыргыч танып-белү программасы (0+)

8 июль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе теләге булган барлык укучылар өчен мавыктыргыч танып-белү программасы уздырды.

Ромашка…
IMG_20220708_120708
IMG_20220708_121635
IMG_20220708_120741
IMG_20220708_125353
IMG_20220708_131716
IMG_20220708_133101

Китапханәче чара кунакларын бәйрәмнең тарихы, аның символы – борынгыдан ук мәхәббәт билгесе булган ромашка белән таныштырды. «Мәхәббәт һәм тугрылык – гаилә нигезе» китап күргәзмәсендә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында хикәяләр һәм әкиятләр тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем көн дәвамында «Гаилә учагы җылысы» танып-белү уенында катнаша алды, анда гаилә тематикасына кагылышлы «Гаиләбез гореф-гадәтләре», «Яраткан җырлар», «Гаилә портреты» кебек аерым биремнәр үтәделәр. 
Барлык укучылар әлеге бәйрәм көнендә бүләккә яхшы теләкләр белән ромашкалар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: